Мы в социальных сетях

Хәсән Туфан проспектында берьюлы меңәрләгән чәчәк барлыкка килде, димәк, "Акварель" чәчәкләр фестивале фестивале үз эшен башлады. Быелгы иң матур, иң гүзәл 10 чәчәк композициясен тәкъдим итәбез. 

 Фестиваль форматында Чаллыда чәчәкләр бәйрәме 2008 елдан бирле үткәрелә һәм ул ел саен үз тематикасын һәм символын үзгәртә. 

 Бу юлы фестиваль һәм чәчәк композицияләре Россиядә Педагог һәм остазлар елына һәм Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган.

 2023 елның төп чәчәге һәм символы пион булды. 

Фестивальдә безнең шәһәрнең әйдәп баручы предприятиеләре катнаша. Әйтик, менә шундый икмәк тегермәнен "Чаллы-Икмәге" хезмәткәрләре әзерләгән. 

2008 елда мондый символ ирис, 2009 елда орхидея, 2010 елда тюльпан, 2011 елда ромашка, 2022 елда хризантема булды.

Тулы фоторепортажны Чаллы шәһәре администрациясенең "ВКонтакте" төркемендә карый аласыз.

Чәршәмбе, 30 август 2023, 11:05