Мы в социальных сетях

Бүген 56 нчы мәктәпне ачу тантанасында шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, Дәүләт Советы, Шәһәр Советы депутатлары катнашты. Мәктәпне ачу бәйрәм форматында узды: төзүчеләргә һәм педагогларга котлаулар, алкышлар, җылы сүзләр яңгырады. 

"Без Республика көнендә, Шәһәр көнендә заманча мәктәп ачуны үз бурычыбыз дип санадык. Мәктәпкә 32 ел, әлегә кадәр аңа ремонт ясалмады. Әмма федераль, республика ярдәме, муниципаль бюджет ярдәмендә без бинаны тулысынча ремонтлый алдык. Республика рәисенә, төзүчеләргә, мәктәпкә яңа сулыш иңдергәннәре өчен рәхмәт белдерәм. Республика бәйрәме, Шәһәр көне белән барыгызны да котлыйм", - дип мөрәҗәгать итте шәһәр мэры Наил Мәһдиев.

Быел 56 мәктәп биш фән буенча Чаллы мәктәпләре арасында иң яхшысы булды: математика, физика, информатика, җәмгыять белеме. Шуның нәтиҗәсендә мәктәпкә шәһәр мэрының 1 миллион сум күләмендә гранты билгеләнә. 

"Педагог һәм остаз елында укытучыларыбызга, педагогларыбызга рәхмәт сүзләре әйтәсем килә, алар ярдәмендә мәктәп укучылары шундый югарылыкка ирешә, конкурентлыкка сәләтле булырга өйрәнә" , – дип билгеләп үтте Наил Мәһдиев.

Шәһәрнең баш архитекторы Мәликә Шәмсиева мәктәп фасадында беренче тапкыр пәйда булган мураллар турында сөйләде: "Күп кенә муниципаль берәмлекләр катнашкан Бөтенроссия конкурсында без бишенче урынны алдык. Бу безнең өчен бик зур казаныш. Мәктәп үзгәрде, хәзер фасад кызык күренә. Мәктәпнең эчке өлеше дә нык үзгәрде: интерьер, мебель, коммуникацияләр". 

Мәктәп директоры Рәмзия Зәйнуллина, учреждениенең эчке ягы ничек үзгәргәнлеген күрсәтте. 

Чәршәмбе, 30 август 2023, 16:23