Мы в социальных сетях

Бүген "КАМАЗ-мастер" спорт үзәгендә әтиләре махсус хәрби операция зонасында һәлак булган балалар өчен "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе узды. Чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев, «КАМАЗ-мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагин һәм "Бердәм Россия" партиясенең сәяси советы вәкилләре катнашты.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев үзенең чыгышында «Бердәм Россия» партиясенең сәяси советы вәкилләре мөһим миссияне үтәү өчен җыелганын билгеләп үтте. "Һәлак булган сугышчыларыбызның гаиләләренә ярдәм итүне үз бурычыбыз дип саныйбыз. Чаллы үзенекеләрен ташламый! Үз акчаларына партия вәкилләре һәркайсына 10 мең сумлык сертификат тапшыру өчен фонд төзегәннәр. "Бердәм Россия" - реаль эшләр партиясе. Акциянең шәһәр өчен мөһим булган бу урында узуы мөһим. «КАМАЗ-мастер» үзәге буенча экскурсиядән соң балалар үзләрен автомобиль спортында сынап карарлар, команда да, шәһәр җитәкчелеге дә сезгә ярдәм итәр, дип ышанам", – дип уртаклашты мэр.

Дәүләт Советы депутаты Владимир Чагин «КАМАЗ-мастер» үзәгендә балаларны сәламләде: «Иртәгә сезнең өчен тормышның яңа бите ачылачак. Мәктәптәге һәр көнегезнең кадерен белегез – бу белем сезгә уңышка ирешергә ярдәм итәчәк. Хәзер сезнең өчен бик мөһим тормыш чоры башлана. Һәрберегезнең хыялы булуын телим. Үзегезгә амбицияле максатлар һәм бурычлар куярга курыкмагыз! Хәзер сезнең алдыгызда киләчәктә кем булырга теләү хыялы торачак. Сез үз юлыгызны, шулай ук уку йортын дөрес сайларсыз". 

Үзәк буенча экскурсиядән соң шәһәр мэры Наил Мәһдиев "КАМАЗ-мастер" командасы җитәкчесе Владимир Чагин белән берлектә экскурсиядә катнашучыларны картадромда йөрергә чакырды. Чара ахырында барлык катнашучыларга "КАМАЗ-мастер" командасының фирма экипировкасы тапшырылды.

"Бердәм Россия" партиясе әгъзасы, Dental Forte компаниясенең генераль директоры Рөстәм Габдрафиков барысына да стоматология клиник челтәренә сертификатлар тапшырды.

Пәнҗешәмбе, 31 август 2023, 11:47