Мы в социальных сетях

Бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев видеоконференцэлемтә форматында 1501 урынга исәпләнгән "16 нчы мәгариф үзәген" ачуда катнашты, ә Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов 57 нче гимназиядә ил һәм республика җитәкчелегенә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов ВКС режимында быел республикада төзелгән 11 мәктәпне күрде. Ачылу тантанасында Россия мәгариф министры Сергей Кравцов һәм ВЭБ.РФ Дәүләт Үсеш Корпорациясе рәисе Игорь Шувалов катнашты. 

"Яр Чаллы шәһәрендә быел федераль, республика ярдәме, илкүләм проектларда катнашу нәтиҗәсендә ике яңа мәктәп төзелде, һәркайсы 1501 урынга исәпләнгән, бер балалар бакчасы, 7 мәктәп ремонтланды. Без ил җитәкчелегенә, республикага, мәгариф министрлыгына, ВЭБ корпорациясенә мәктәпләр төзегәндә күрсәткән җитди ярдәме өчен рәхмәтле. Чаллыда мондый мәктәпләр шәһәр һәм КамАЗ төзелгән чорда гына төзелгән. Республика һәм ил җитәкчелеге Кама ярларында башкарылган батырлыкны кабатлый. 

Быел Чаллыда парта артына 74 мең укучы утырачак, шуларның 8 меңе - беренче сыйныф укучылары. Ел саен мәктәп укучылары саны арта", - дип билгеләп үтте шәһәр мэры.

"57нче гимназия 1 501 укучыга исәпләнгән. Биредә 1 нче сыйныфтан алып 11 нче сыйныфка кадәр 36 сыйныф укыячак. Гимназия уку елы башына әзер, педагогик коллектив формалаштырылган, объектларны файдалануга тапшыру бара. Сезгә, Рөстәм Нургалиевич, күрсәткән ярдәмегез өчен, төзүчеләргә – сыйфатлы һәм вакытында эшләгәннәре өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Шуның нәтиҗәсендә безнең укучылар 1 сентябрьдә заманча һәм технологик мәктәпкә килә алачак", - дип билгеләп үтте Фәрид Салахов җитәкчеләр алдында чыгыш ясаганда. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, илкүләм проектлар, федераль программалар һәм республика акчалары ярдәмендә яңа уку елына 17 млрд сумнан артык гомуми суммага 11 гомуми белем бирү оешмасы төзелгән. Моннан тыш, республикада шулай ук 139 мәктәп, 143 мәктәптә 2 спорт залы һәм азык-төлек блогы ремонтланган һәм җиһазландырылган. Республика рәисенең «Про Школа» компаниясе – ВЭБ.РФ Дәүләт корпорациясенең бүлендек структурасы белән хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе яхшы булуын билгеләп үтте. Концессия килешүләре кысаларында Татарстанда өч мәктәп төзелде. 

Бүген мәктәпләр шулай ук Әлки, Биектау, Тукай, Мамадыш, Арча районнарында, Чаллы һәм Казанда тапшырылды. Гомумән алганда, 2010-2022 елларда республикада 88 яңа мәктәп төзелгән һәм 51 меңнән артык яңа урын булдырылган. Бүген тапшырылган объектларны исәпкә алып, өстәмә рәвештә тагын 9 мең 674 урын барлыкка килде.

Пәнҗешәмбе, 31 август 2023, 15:28