Мы в социальных сетях

Бүген Чаллыда халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды. 

Комиссия утырышына салымнар һәм җыемнар буенча бурычлары булган предприятиеләр, шулай ук хезмәт хакын минималь хезмәт хакы размеры дәрәҗәсеннән түбәнрәк түләүче оешмалар чакырылган.

Комиссия эш нәтиҗәләре буенча "Радио ЗАЩИТА", "ЗРБТ", "НОРСТ", "АВТОМАГИСТРАЛЬ-М7" җитәкчеләренә хезмәткәрләргә минималь куллану бюджетыннан түбән булмаган хезмәт хакы түләргә, киләчәктә Татарстан Республикасында хезмәт хакын уртача тармак дәрәҗәсенә кадәр арттыру мөмкинлеген карарга һәм хезмәт законнарын үтәргә кушылды. 

Салымнар һәм җыемнар буенча бурычлар мәсьәләсе буенча төзелеш компаниясе ТЕХСТРОЙ, АВТОРОСТ, ВЕНТПРОФ, ИПФ КРАСТ, ЭНЕРГОПРОГРЕСС, НПО ИМС предприятиеләре җитәкчеләре чакырылган. Оешмаларга салымнар һәм җыемнар буенча бурычларны түләргә, алга таба бурычлар барлыкка килүгә юл куймаска киңәш ителә.

Пәнҗешәмбе, 31 август 2023, 16:34