Мы в социальных сетях

Бүген «Гимназия No 57 – Притяжение»мәгариф үзәге ачылды. Мәгълүмат сәясәте һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе Яңа мәктәпнең эчке кыяфәтен күрсәтә.

Гимназия Притяжение микрорайонында урнашкан. Мәктәп территориясе 3 гектар, бина янында спорт кырлары бар. Мәктәпкә керү Face ID җайланмасы белән КПП аша гына мөмкин, ул укучыларның йөзләрен укый, ягъни өстәмә документлар кирәкми.

Мәктәптә тхэквондо, футбол һәм спортның башка төрләре буенча секцияләр оештырылачак.

Мәктәп 1501 укучыга исәпләнгән. Яңа уку елында биредә 36 сыйныф укыячак, шуларның 17 сыйныфы башлангыч мәктәп һәм 15 сыйныфы төп мәктәп (425 укучы) һәм урта мәктәп 4 сыйныф (99 укучы).

Җомга, 1 сентябрь 2023, 10:44