Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Елизавета Ивановна Полевова 95 яшен билгеләп үтә. РФ президенты Владимир Путин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән  юбилярга Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева котлаулар һәм бүләкләр тапшырды.

Елизавета Ивановна Полевова ТАССРның Зәй районында туган. Урта мәктәпнең 7 сыйныфын тәмамлаган. Сугыш елларында колхозда төрле эшче булып эшли. 1950 елда Полевов Петр Григорьевичка кияүгә чыга һәм гаиләсе белән Түбән Кама районының Шереметьевка авылына күченә, колхозда эшли. 1962 елда гаилә Яр Чаллы шәһәренә күченә.  Лаеклы ялга чыкканчы Елизавета Ивановна сәнәгать предприятиеләре Тресының ЦСУда бухгалтер булып эшли.  

Ире белән 2 бала тәрбияләп үстерәләр, 2 оныгы һәм 4 оныкчыгы бар.

Полевова Елизавета Ивановна-Бөек Ватан сугышы ветераны тыл хезмәтчәне, «Фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Пәнҗешәмбе, 31 август 2023, 17:37