Мы в социальных сетях

Яңа уку елында Чаллының 34 нче микрорайонында яңа мәктәп - 16нчы мәгариф үзәге ачылды.

Укучыларның, ата-аналарның шатлыгын уртаклашырга РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, ТР Премьер министры Алексей Песошин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Андрей Фомичев килде. 

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Яр Чаллыда мәгарифе үсешенә ярдәм иткән өчен ил һәм республика җитәкчеләренә рәхмәт белдерде. «Яңа уку елына шәһәрдә 2 яңа мәктәп ачылды, 7се капиталь ремонтланды», - диде ул. 

16нчы мәгариф үзәге Россиянең тышкы икътисадый банкы финанс ярдәме белән төзелде. 

РФ Дәүләт думасы депутаты Әлфия Когогина әлеге мәктәпнең республикада иң яхшы мәктәп булуын теләде. 

Әлеге мәгариф учреждениесе бик матур, анда уку бүлмәләреннән тыш бассейн, актлар залы, китапханә бар.  Мәктәптә 34 нче, 35 нче, 36 нчы комплексларда һәм “Чаллы Яр” микрорайонында яшәүче балалар белем алачак. 1500 урынга исәпләнгән яңа мәктәптә бүген 1-7 сыйныфларда 712 укый башлады. 

Җомга, 1 сентябрь 2023, 09:52