Мы в социальных сетях

Бу көзнең беренче көнендә мәктәп бусагасын шәһәрнең 73 меңнән артык укучысы атлап керә. 8000 нән артык яшь чаллылы беренче сыйныфка бара.

Яңа уку елында балаларны 1501 урынлык ике яңа мәктәп каршы ала. Мәсәлән, 16 нчы мәгариф үзәгенә 1 нче сыйныфтан 7 нче сыйныфка кадәр 706 бала укырга килгән. Җиде мәктәп капиталь ремонттан соң үз ишекләрен ачты.

Ике меңнән артык 11 нче сыйныфны тәмамлаучылар өчен бу уку елы мәктәп белән хушлашу елы булачак. Исегезгә төшерәбез, региональ һәм йомгаклау этаплары нәтиҗәләре буенча шәһәрдә олимпиадаларның 40 җиңүчесе һәм 203 призеры бар.

Шәһәребезнең 27 чыгарылыш укучысы БДИ буенча 100 балл алды, шуларның 1 се – ике фән буенча, ул 76 нчы гимназияне тәмамлаучы. 229 чыгарылыш укучысы "Укудагы аеруча уңышлары өчен" медале белән бүләкләнде;

20 кадет һәм 15 постчы – җиңүчеләр Мәскәү шәһәренең Александровский бакчасында Билгесез солдат каберенә тантаналы рәвештә веноклар һәм чәчәкләр салу тантанасында катнашты;

"Җырлаучы Чаллы" шәһәр хор коллективлары конкурсында җиңгән 45 бала Алабугага барды.

Җомга, 1 сентябрь 2023, 09:07