"Иң мөһиме - белем. Бу очракта республика тотрыклы эшләячәк. Матди-техник базаны ныгыту мәсьәләләре белән алга таба да шөгыльләнәчәкбез.Белем көне хәвеф-хәтәрсез узды. 8 меңнән артык беренче сыйныфка баручы балаларны кабул иттек, барысы 73700 бала парта артына утырдылар. Республика ярдәме белән быел да 2 мәктәп ачтык. 16 мәктәп һәм 59 балалар бакчасына ремонт таләп ителә. Барысы да илдәге икътисади хәлгә бәйле булачак", - дип билгеләп үтте шәһәр мэры Наил Мәһдиев аппарат киңәшмәсендә.
Шәһәр башлыгы юлларда укучыларның иминлеген тәэмин итүгә аерым тукталды: мәктәп укучыларына юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерергә, шулай ук мәктәпләрдә КППга игътибар итәргә кирәк – мәктәп укучысы булмаган һәркемгә керү тыела.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 4 сентябрь 2023, 09:47