Мы в социальных сетях

ГЭС бистәсендә "Ярдәм” пансионаты ачылды. Ул үзен карый алмаучы, урын өстендә ятучы кешеләр өчен исәпләнгән. Пансионатны ачу тантанасында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Фәрид Салахов катнашты. 

Пансионатның хуҗасы – Полина Петрова. 8 ел элек ул караучылар-сиделка хезмәтен оештырган булган. Татарстанның 22 районында, Владимир, Пенза өлкәләрендә өй шартларында хезмәт күрсәткән. Тора-бара ул урын өстендә ятучыларга тәүлек дәвамында игътибар кирәк дигән фикергә килгән. Узган ел ул идеясе турында ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка да җиткергән һәм хуплау тапкан. Яр Чаллы җитәкчеләре ярдәм кулы сузган - 40 сутый җир биргән. 

1 ел эчендә Полина Петрова ире Владислав белән пансионат төзеп җиткергән. Максатын тормышка ашыру өчен 35 млн сум акча сарыф ителә. “Күбесе хәзер эштә булу сәбәпле, урында ятучы туганнарына тиешенчә игътибар күрсәтә алмый. Үз балалары, гаиләләре булса, тагын икегә бүленергә туры килә. Җитешмиләр. Әлеге пансионатта бөтен уңайлыклар да тудырылган", - ди Полина Петрова. 

Пансионат 37 кешегә исәпләнгән. Алар тәүлек дәвамында караулы булачак. “Көненә 5 тапкыр ашатабыз. Юындырабыз. Лицензия алгач, медицина хезмәте дә күрсәтә башлаячакбыз. Психиатр, гериатр, онколог һәм хирург эшләячәк. Биредә үк процедуралар кабинеты да булачак”, - ди пансионат хуҗасы.

"Пансионатта урыннар  70 процентка тулы инде. Мондый хезмәткә ихтыяҗ зур. Шуңа күрә территориядә тагын шундый бер бина төзергә планлаштырабыз. Аның янында бакча ясаячакбыз. Пансионатта яшәүчеләр яшелчәләр, чәчәкләр үстереп күңелләрен күрә алачак", - ди Полина Петрова. Иң мөһиме – пансионатка теләсә кайчан килеп, туганыңның хәлен белеп була.

Дүшәмбе, 4 сентябрь 2023, 15:48