Мы в социальных сетях

Бүген гражданнарның сәламәтлеген саклау һәм социаль яклау мәсьәләләре буенча даими комиссиянең чираттагы утырышы узды.

Яр Чаллы шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Рөстәм Ногманов хәбәр иткәнчә, быелның 7 аенда өлкәннәрнең билгеле бер төркемнәрен диспансерлаштыру һәм профилактик медицина тикшерүләрен 81105 кеше узган.

Беренче тапкыр ачыкланган авырулар структурасында беренче урында нерв системасы, эндокрин системасы авырулары; икенче урында кан әйләнеше системасы авырулары; өченче урында – шикәр диабеты; дүртенче урында – ашказаны эшкәртү органнары авырулары, - дип билгеләп үтте ул.

Чәршәмбе, 6 сентябрь 2023, 17:47