Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллының «Мәктәп туклануы» комбинатына журналистлар һәм блогерлар килде. Аларга мәктәпләрдә һәм бакчаларда балаларның туклануы, комбинат җитештергән продукция турында тәфсилләп сөйләделәр.

«Мәктәп туклануы» комбинаты Яр Чаллы һәм Зәй районнарының мәгариф учреждениеләрен – мәктәпләр һәм балалар бакчаларын кайнар ризык белән тәэмин итә. Көнгә 110 мең бала комбинат җитештергән кайнар ризык белән туклана.
– Безнең барлык продукция тәм көчәйткечләрсез, консервантларсыз кулланмыйча әзерләнә. Рецептларны Мәскәүнең Горбатов исемендәге фәнни-тикшеренү институты белгечләре кабул итә. Меню цикллы, ягъни ул 13 көн саен кабатлана. Безнең пилмәннәр дә кул белән ясалган өй пилмәннәре шикелле була. Ә алар укучыларныд иң яратып ашаган ризыкларының берсе санала, – ди «Мәктәп туклануы» комбинатының җитештерү һәм сыйфат буенча генераль директоры урынбасары Гүзәл Мартынова.

Предприятиедә бактериологик куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен махсус температура режимы кулланыла. Җитештерүнең барлык этапларында контроль үткәрелә, цехлар буенча күзәтү бара, технологлар контроль үлчәүләр үткәрәләр һәм тәүлеклек пробалар калдыралар.

Тикшерүләр мәгариф идарәсе, Роспотребнадзор хезмәткәрләре тарафыннан да үткәрелеп тора.
Комбинатта барлык продуктлар да натураль. Кондитер цехындагы продукцияне саклау вакыты нибары 72 сәгать тәшкил итә. Мондый баллы ризыкларны пешергәндә ак май һәм табигый буяулар гына кулланыла.
Журналистларны беренче чиратта, фарш белән төрелгән коймаклар әзерләнә торган җитештерү линиясе белән таныштырдылар. Предприятиедә көн саен лаборатор тикшеренүләр уздырыла. 

Комбинатта җитештерү автоматлаштырылган. Әйтик, икенче ризыклар (вторые блюда) әзерләү цехында, ә монда 3 тоннадан артык продукция әзерләнә, нибары 2 оператор кирәк. Шоклы туңдыру цехында ашлар әзерләнә, алар укучылар өчен ашханәләрдә сатыла.

"Иртәгесе көн өчен бүген әзерлибез. Предприятие тәүлек әйләнәсе эшли. Иртәнге сәгать 5тә үк машиналар мәктәпләргә һәм бакчаларга китә, – дип аңлата Гүзәл Мартынова.

Компаниянең үзенә кадрлар әзерләвен дә әйтеп үтмичә булмый. Комбинатта Чаллының сәүдә-технология колледжы лабораторияләре эшли, студентлар һөнәрне үзләштерүгә өйрәнәләр, предприятиедә практика үтәләр. "Комбинат цехлары, склад биналары бар. Барлыгы 8 цех, моннан тыш яшелчәләр өчен аерым бина. Әзер һәм ярымфабрикат саналган 280нән артык төр продукция чыгарыла. Предприятиедән көн саен ярмалар, бакалея продукциясе балалар бакчалары һәм мәктәпләрнең азык-төлек блокларына озатыла", – ди Гүзәл Мартынова.
Яр Чаллыда башлангыч мәктәп укучылары (1-4 сыйныфлар), күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар, мөмкинлекләре чикле сабыйлар, махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүчеләрнең, шулай ук хокук саклау органнарында эшләүчеләрнең балалар өчен бушлай туклану оештырылган.

Җомга, 8 сентябрь 2023, 12:53