Мы в социальных сетях

«Мәктәп туклануы» комбинаты Яр Чаллы һәм Зәй районнарының мәгариф учреждениеләрен – мәктәпләр һәм балалар бакчаларын кайнар ризык белән тәэмин итә. Көнгә 110 мең бала комбинат җитештергән кайнар ризык белән туклана.
"Безнең барлык продукция тәм көчәйткечләрсез, консервантларсыз кулланмыйча әзерләнә. Рецептларны Мәскәүнең Горбатов исемендәге фәнни-тикшеренү институты белгечләре кабул итә. Меню цикллы, ягъни ул 13 көн саен кабатлана. Безнең пилмәннәр дә кул белән ясалган өй пилмәннәре шикелле була. Ә алар укучыларныд иң яратып ашаган ризыкларының берсе санала", – ди «Мәктәп туклануы» комбинатының җитештерү һәм сыйфат буенча генераль директоры урынбасары Гүзәл Мартынова.

Предприятиедә бактериологик куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен махсус температура режимы кулланыла. Җитештерүнең барлык этапларында контроль үткәрелә, цехлар буенча күзәтү бара, технологлар контроль үлчәүләр үткәрәләр һәм тәүлеклек пробалар калдыралар.

Тикшерүләр мәгариф идарәсе, Роспотребнадзор хезмәткәрләре тарафыннан да үткәрелеп тора.
Комбинатта барлык продуктлар да натураль. Кондитер цехындагы продукцияне саклау вакыты нибары 72 сәгать тәшкил итә. Мондый баллы ризыкларны пешергәндә ак май һәм табигый буяулар гына кулланыла.
Журналистларны беренче чиратта, фарш белән төрелгән коймаклар әзерләнә торган җитештерү линиясе белән таныштырдылар. Предприятиедә көн саен лаборатор тикшеренүләр уздырыла. 

Комбинатта җитештерү автоматлаштырылган. Әйтик, икенче ризыклар (вторые блюда) әзерләү цехында, ә монда 3 тоннадан артык продукция әзерләнә, нибары 2 оператор кирәк. Шоклы туңдыру цехында ашлар әзерләнә, алар укучылар өчен ашханәләрдә сатыла.

Җомга, 8 сентябрь 2023, 12:45