Пәнҗешәмбе, 25 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда «Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын тәртипкә китерү эшләре дәвам итә. 

Быел Үзәк районы территориясендә 21 ишегалды яңартыла, аның 6 сы 43 нче комплекста. Бүген 43/07 йорты ишегалдында күңелле бәйрәм булды. Бу йортта яшәүчеләр ишегалларын танымаслык итеп яңарткан өчен төзүчеләрне хөрмәтләделәр.

"Ишегалдыбыз танымаслык булып үзгәрде. Җәяүлеләр юлы, машина кую урыннары төзекләндерелде. Балаларга  спорт, уен мәйданчыклары куелды. Өлкәннәргә утырып ял итәр өчен эскәмияләр  барлыкка килде. Ишегалдыбыз якты, матур, – диде Марат Шакиров.

Төзүчеләргә рәхмәт әйтергә район башлыгы Эдуард Фәттахов та килде. Ул, әлеге мөһим программаны кабул итеп, Яр Чаллыга һәрдаим ярдәм иткән өчен ТР Рәисе Рөстәм Миңехановка рәхмәт белдерде. Төзүчеләргә рәхмәт әйтеп, Рәхмәт хатлары тапшырды.

Ә 43/07 йортында яшәүчеләр төзүчеләрны тәмле пылау, салатлар, татлы ризыклар белән сыйладылар. Кечкенә артистлар төзүче абыйларына җырлар бүләк итте. 

Сишәмбе, 12 сентябрь 2023, 18:04