Пәнҗешәмбе, 25 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Илья Зуев шәһәрдә капиталь ремонт нәтиҗәләре турында сөйләде. 

Яр Чаллыда быел 102 йорт капиталь төзекләндерелде. Аларның түбәләре яңартылды, кайнар һәм салкын су торбалары алмаштырылды, фасадлар тәртипкә китерелде, 190 километр торба алыштырылды. Торак-йортларны капиталь ремонтлауга 1,3 млрд сумнан артык акча тотылды.

Капиталь ремонтның сыйфаты буенча сораулар булган. Андый очракларны сыйфат контроле идарәсе тикшерә.

Төзелеш бригадалары кыенлыклар белән дә очрашкан. Кайбер кешеләр аларны фатирларына кертергә теләмәгән. Мондый очракта йортлар ремонтланмый, акча бюджетка кире кайтарыла. 

Чәршәмбе, 13 сентябрь 2023, 11:14