Пәнҗешәмбе, 25 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

ГЭС бистәсендә "Ярдәм” пансионаты ачылды. Ул үзен карый алмаучы, урын өстендә ятучы кешеләр өчен исәпләнгән.

Пансионатның хуҗасы – Полина Петрова. 8 ел элек ул караучылар-сиделка хезмәтен оештырган булган. Татарстанның 22 районында, Владимир, Пенза өлкәләрендә өй шартларында хезмәт күрсәткән. Тора-бара ул урын өстендә ятучыларга тәүлек дәвамында игътибар кирәк дигән фикергә килгән. Узган ел ул идеясе турында ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка да җиткергән һәм хуплау тапкан. Яр Чаллы җитәкчеләре ярдәм кулы сузган - 40 сутый җир биргән. 

1 ел эчендә Полина Петрова ире Владислав белән пансионат төзеп җиткергән. Максатын тормышка ашыру өчен 35 млн сум акча сарыф ителә. “Күбесе хәзер эштә булу сәбәпле, урында ятучы туганнарына тиешенчә игътибар күрсәтә алмый. Үз балалары, гаиләләре булса, тагын икегә бүленергә туры килә. Җитешмиләр. Әлеге пансионатта бөтен уңайлыклар да тудырылган", - ди Полина Петрова. 

Хәзер пансионатта 15 тәрбияләнүче бар. Көненә икешәр кеше килеп урнаша. Полина Петрова билгеләп үткәнчә, Өлкән яшьтәге кешеләр башта адаптация чорын узалар. Алар яңа урынга, яңа кешеләргә ияләшәләр.

Белгечләр үз карамагындагыларны яңа режимга кертергә тырышалар. Шуңа күрә алар теләгән һәркемне берьюлы урнаштырмаска тырышалар. Пансионатта барлыгы 37 пациентка ярдәм күрсәтеләчәк, алар барысын да ай ахырына кадәр урнаштырырга планлаштыралар.

Чәршәмбе, 13 сентябрь 2023, 12:10