Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Пәнҗешәмбе, 18 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Шәһәрнең мәгариф учреждениеләре – мәктәпләр һәм балалар бакчалары азык-төлек белән тәэмин итүче Яр Чаллы "Мәктәп туклануы" комбинатында бары тик табигый продуктлар гына кулланыла. Комбинатка хезмәт күрсәтү киң: безнең шәһәрдән тыш, белгечләр Зәй районы - барлыгы 110 меңнән артык баланы ашаталар. Бүген предприятие эше белән шәһәр Советы депутатлары һәм "Мәрхәмәт-Милосердие"хатын-кызлар-депутатлар берләшмәсе танышты.

«Ата-аналар контроле» проекты кысаларында 1-11 сыйныф укучыларының ата-аналары ашханәгә атна саен йөри. Контроль барышында сатыла торган ризыкларның расланган менюга туры килүе, ашханәнең санитар хәле, ашау графигын үтәү, укучыларның шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү, ризыкның тәм сыйфатлары тикшерелә.

Барлык ризыклар да төрле рецептуралар җыентыгы нигезендә төзелгән технологик карталар буенча әзерләнә. Суыткычта махсус билгеләнгән урында һәр азык-төлек продукциясе буенча маркировкаланган савытларда тәүлеклеклек пробалар саклана.

Чәршәмбе, 13 сентябрь 2023, 15:22