Пәнҗешәмбе, 25 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов киләсе 2024 елны Татарстанда фәнни-технологик үсеш елы дип игълан итте. Бу хакта ул Дәүләт Советына еллык Юлламасында хәбәр итте.

«Алдагы бурычларны хәл итүдә фән һәм инновацияләрнең әһәмиятен аңлап, Россия Федерациясендә фән һәм технологияләр унъеллыгы, Россия фәненең 300 еллыгы кысаларында, Татарстанда киләсе елны Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан итәм», - дип белдерде Татарстан Рәисе.

"Яр Чаллыда кадрлар үзәкләре белән актив эшне КАМАЗ компаниясе алып бара. Перспективалы проект булып алдынгы инженерлык мәктәпләре булдыру тора. 4 мәктәп үз эшчәнлеген башлаган инде", - дип билгеләп үтте ул.

Пәнҗешәмбе, 14 сентябрь 2023, 12:18