Пәнҗешәмбе, 29 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда җылылык челтәрләрен гидравлик сынауның соңгы этабы тәмамланды. Ул 5 сентябрьдә башланган иде.

Барлыгы 734 погон км артык торбаның ныклыгы тикшерелде. 

Бүгенге көндә «Яр Чаллы җылылык челтәрләре» предприятиесе барлык объектларга кайнар су бирде. 
Торак йортлар җылылык кабул итәргә дә әзер. 

Җылылык Башкарма комитетның җылыту сезоны башлану турындагы карары чыккач бирелә. Җылылык беренче чиратта сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль учреждениеләрдә булачак. Аннары торак йортларга һәм башка кулланучыларга да җылылык биреләчәк.

Җомга, 15 сентябрь 2023, 12:42