Бүген Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов күптән түгел генә әни булган Яр Чаллы хәрби хезмәткәренең тормыш иптәшен һәм яңа туган сабый белән күреште.. Шушы көннәрдә Юлия кечкенә Айлина белән Казаннан кайтты. Өйдә сабыйны абыйсы һәм апасы көткән. Әтиләре махсус хәрби операция катнаша. Сүз уңаеннан, ул күптән түгел генә өйдә кыска вакытлы ялда булган. Фәрид Салахов яшь әнигә беренче чираттагы ихтыяҗлар өчен йөз мең сум акча тапшырды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 19 сентябрь 2023, 15:19