Пәнҗешәмбе, 25 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда 205 йорт заманча домофонлы булды. Барлыгы 6 меңгә якын панель урнаштырдылар. Ел ахырына кадәр бу санны 7 меңгә җиткерергә уйлыйлар. 

Исегезгә төшерәбез, Яр Чаллы Татарстанда беренчеләрдән булып заманча домофоннар урнаштыра башлады. Алар видеокамера белән җиһазландырылган. Ишекне телефон аша җирнең теләсә кайсы почмагыннан ачып була. Киләчәктә домофоннар аша хокук сакчылары, табиблар, идарә итү компанияләре белән дә элемтәгә чыгу мөмкин булачак, дип белдерә белгечләр. 

Пәнҗешәмбе, 21 сентябрь 2023, 11:21