Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 16 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

111 нче «Батыр» балалар бакчасы соңгы өч елда федераль республика һәм шәһәр грант конкурсларында катнаша. Җиңгән грантларның гомуми суммасы 5 миллион сумнан артып киткән. Быел шәһәр мэры Наил Мәһдиев балалар бакчасына узган уку елында актив эшләгән өчен 500 мең сумлык грант тапшырды. Бу акчалар балалар бакчасының барлык хезмәткәрләренә – җыештыручылардан алып тәрбиячеләргә кадәр премияләргә китәчәк.

111 нче балалар бакчасының төп казанышларының берсе-Федераль грант акчасына өч яшькә кадәрге балаларның ата-аналары өчен консультация үзәге булдыру. Консультация үзәгендә балалар бакчасына яраклашу, сабыйларны үстерү буенча дәресләр уза. Консультацияләрне педагоглар, психологлар, логопедлар, музыка һәм спорт укытучылары үткәрә. Барлык дәресләр дә бушлай.

Пәнҗешәмбе, 21 сентябрь 2023, 14:56