Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 16 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Яр Чаллыда хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча семинар узды. Анда «Хезмәтне саклау өлкәсендә законнардагы үзгәрешләр» төп тема булды.

Семинарда 100 дән артык кеше катнашты. Алар арасында җирле үзидарә, башкарма хакимият, күзәтчелек һәм контроль органнары вәкилләре, профсоюз әгъзалары, предприятиеләр, оешмаларның хезмәтне саклау буенча җитәкчеләре һәм белгечләре бар иде.

Чара барышында катнашучылар шулай ук оештыру, хезмәт иминлеге һәм хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча шәхси тәҗрибә турында фикер алыштылар.  Чара тәмамлангач, һәркем киңәшмә материаллары тупланган сертификат һәм методик кулланмалар алды.

Җомга, 22 сентябрь 2023, 12:50