Санкт - Петербургта инвалид коляскаларында йөрүче кызлар һәм хатын-кызлар арасында «Невская Краса-2023» Халыкара матурлык һәм талант конкурсының финалы узды.
Финалда илнең төрле төбәкләреннән 19 конкурсант катнашты. Яр Чаллы шәһәрен әлеге конкурста «Шатлык» яшьләр үзәге каршындагы «Вдохновение» клубы активисты Вероника Плеханова тәкъдим итте.
Ул бу конкурста шәһәребезне лаеклы тәкъдим итте һәм «Леди Креатив»титулына лаек булды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 22 сентябрь 2023, 15:51