Яр Чаллыда “Пульста» проектының яңа сезоны башлана. Беренче лекцияне 4 октябрьга билгеләделәр. Дәресләр шәһәрнең медицина көллиятендә һәр чәршәмбе 18:00 сәгатьтә узачак. Әлегә курсларга 20 дән артык кеше язылган.
Исегезгә төшерәбез, “Пульста” проекты "Бердәм Россия" партиясе һәм Яр Чаллының медицина көллияте белән берлектә тормышка ашырыла. Максаты - кешеләргә ашыгыч ярдәм күрсәтү күнекмәләрен өйрәтү. Дәресләрне медицина көллияте укытучылары, “Волонтер-медиклар” студентлар отряды җитәкчеләре үткәрә. Ай ярым эчендә алар йөрәк-үпкә реанимациясе, кан агуны туктату, сулыш юлларына утырган ризыкны чыгару алымнарын өйрәтәчәкләр. Шулай ук тән пешкән, салкында аяк-кулларны өшеткән очракта нинди чаралар күрергә кирәклеген беләчәк.
Яз көне “Пульста” проектында 60 ка якын шәһәрдәш катнашты. Аларның һәркайсына сертификат тапшырылды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 26 сентябрь 2023, 15:04