Пәнҗешәмбе, 25 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Тантаналар сараенда Машина төзүчеләр көне уңаеннан бәйрәм чарасы узды.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев тармак вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады: "Миңа, белем буенча инженер-механик буларак, бу бәйрәмгә якын, шуңа күрә сезне бу бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм. 

Шәһәр өчен Машина төзүчеләр көне һәрвакыт иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе булды һәм шулай булып калачак. Бу көн тармак ветераннарына һәм традицияләрне саклап, машина төзелеше предприятиеләрендә эшләүчеләргә хөрмәт һәм тирән рәхмәт белдерү мөмкинлеге.

Хезмәт һәм һөнәргә тугрылык өчен рәхмәт! Яңа хезмәт казанышлары телим!", -
диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев.

Тантаналы чара барышында тармакның иң яхшы вәкилләре дәүләт бүләкләре алды. Аларны шәһәр мэры Наил Мәһдиев тапшырды.

Чәршәмбе, 27 сентябрь 2023, 16:13