Пәнҗешәмбе, 25 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Күп бала тәрбияләүче аналар пенсиягә вакытыннан алда чыгарга мөмкин. Әлеге контекстта сүз биш һәм аннан да күбрәк баласы булган хатын-кызлар турында бара. Алар пенсиягә 50 яшендә чыгарга хокуклы. Шул ук вакытта дүрт һәм өч бала үстерүче аналар элеге хокуктан  56 һәм 57 яшьтә файдалана ала. Бүген Татарстанда 17 меңгә якын хатын-кыз иминият пенсиясен вакытыннан алда ала.

  Күп балалы аналарга вакытыннан алда пенсия билгеләү өчен түбәндәге  таләпләр үтәлергә тиеш : 15 ел хезмәт стажы булу, 23,4 пенсия коэффициенты туплау, балаларны 8 яшькә җиткәнче тәрбияләү һәм ата-ана хокукларыннан мәхрүм итү яисә уллыкка алуны юкка чыгару факты булмау.

Татарстанлылар хезмәт стажы һәм пенсия коэффициентлары санын дәүләт хезмәтләре порталында ачыклый алалар.

Пәнҗешәмбе, 28 сентябрь 2023, 13:12