Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Рәисе, сәхнәгә чыгып, Татарстан машина төзелеше комплексының барлык хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. "Безнең республика – илнең иң эре машина төзелеше үзәге, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бездә тармакның якынча 4 мең предприятиесе бар, аларда 124 мең кеше эшли. Бүгенге көндә предприятиеләрнең хезмәт коллективлары санкцияләр басымы шартларында куелган бурычларны лаеклы хәл итәләр, яңа эшләнмәләр кертәләр һәм җитештерелгән продукция күләмен арттыралар. Без ил Президенты Владимир Путинга һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенә даими ярдәмнәре өчен рәхмәтле. Татарстан Республикасы да безнең предприятиеләргә кирәкле ярдәм күрсәтә". Нәтиҗәдә, быелның 8 ае йомгаклары буенча машина төзелешендә төяп җибәрелгән продукция күләме 650 млрд сумнан артып киткән.Әйтик, Татарстан машина төзүчеләре тарафыннан 32 мең йөк автомобиле, 1 800 берәмлек авыл хуҗалыгы һәм юл-төзелеш махсус техникасы, 750 мең суыткыч җитештерелгән. Бу саннарның һәрберсе – заводта эшләүчеләрнең көндәлек хезмәте, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов ветераннарга һәм машина төзелеше тармагы хезмәткәрләренә яңа уңышлар, нәтиҗәле эш, сәламәтлек һәм иминлек теләде. Шулай ук тармакның иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы узды.

Шимбә, 30 сентябрь 2023, 13:02