Бүген "Энергетик" мәдәният сараенда «У нашей мудрости высокая цена» дигән тантаналы чара узды. Ул өлкән буын декадасын ачуга багышланган. Исегезгә төшерәбез, Яр Чаллыда өлкән буын декадасы хөрмәтенә 50дән артык зур чара узачак.
Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов өлкән яшьтәге шәһәр халкын бәйрәм белән котлады.
Өлкән яшьтәге чаллылылар өчен шәһәрнең артистлары һәм иҗат коллективлары чыгыш ясады.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 2 октябрь 2023, 16:54