Иртәнге сәгать 8дә Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев төзүчеләр һәм журналистлар белән Нариманов урамында очрашты.
Яңа юлның озынлыгы - 700 метр. Ул 4 полосалы булачак. Эшләрне "РБР-16" компаниясе башкара. Бетон эшләре тәмамланган, тиздән өстеннән асфальт җәя башларга планлаштыралар. Юл буйлап яктырткычлар да урнаштырылачак. Хәзерге вакытта яңгыр коеларын ясау белән шөгыльләнәләр.
"Проект буенча 3 метрлы тротуар гына каралган иде. Әмма шәһәрдә 5 метрлы җәяүлеләр юлына күнектек. Велосипедчылар өчен дә юллар кирәк. Шуңа күрә проектка төзәтмәләр керттек", - ди "РБР-16" компаниясенең генераль директоры Таһир Сөнгатуллин.
Юл "Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар" милли проект кысаларында төзелә.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 5 октябрь 2023, 09:46