Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев ел да өлкәннәр декадасында сугыш ветераннары госпитале пациентларын котлый. Бу юлы да ул шәһәрдәшләргә онытылмаслык очрашу уздырды. Өлкәннәргә мул өстәл әзерләделәр. "Энергетик" мәдәният йорты артистлары чыгыш ясады. 

"Ватан өчен намуслы хезмәтегез өчен рәхмәтебезне белдерү өчен ел саен сугыш ветераннары госпиталенә киләбез. Яшәү, эш урыннарыгыз, хезмәтегезнең роле нинди булуына карамастан, безнең һәм туганнарыгыз өчен ул бик зур әһәмияткә ия. Без сезнең җәмгыять үсеше өчен нинди нигез салганыгызны аңлыйбыз", - диде Наил Мәһдиев. 

Мэр хөрмәт йөзеннән өлкән буын шәһәрдәшләргә бүләкләр өләште.

Пәнҗешәмбе, 5 октябрь 2023, 12:12