Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Хакимияттә узган дүшәмбе киңәшмәсендә башкарма комитетның сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Рөстәм Ногманов сезонлы авырулар турында сөйләде.

Аның әйтүенчә, грипп, кискен респиратор чирләр, ковид күбесенчә һава һәм сулыш алу юллары аша кешедән кешегә күчә. Аларның билгеләре дә бертөсле: югары температура, баш авырту, хәлсезлек, ютәл, борыннан агу, күз әчетү, кайбер очракларда боларга косасы килү, эч китү дә өстәлә. Вакытында дәваланмасаң үпкә ялкынсынуы килеп чыгарга да мөмкин. Мондый күңелсез хәлләр килеп чыкмасын өчен җитәкче риск төркеменә кергән кешеләрне (хроник авырулар, 65 яшьтән өлкәнрәкләр, балалар, сәламәтлек саклау һәм мәгариф хезмәткәрләре) йогышлы авыруларга каршы вакцина ясатырга чакырды. Вакцина шәһәр шифаханәләрендә җитәрлек күләмдә.  

2022 ел нәтиҗәләре буенча Яр Чаллыда тын юллары белән авыручылар күпчелекне, (47,7 процент) тәшкил иткән. Узган атнада 46 кеше кискен респиратор чир йоктырган. Бу эпидемия чигеннән 29,3 процентка түбән.

Дүшәмбе, 9 октябрь 2023, 08:28