2023 елның 9 аенда административ комиссия 133 утырыш уздырган. Анда административ хокук бозулар турында 16404 беркетмә тикшерелгән. Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсендә Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге административ комиссиясе рәисе урынбасары Айзирә Хәмзина хәбәр итте.
Юридик затларга карата – 243, вазифаи затларга – 752, физик затларга 15 409 беркетмә төзелгән.
Административ хокук бозуларның күпчелеген (3 547) тиешсез урында сәүдә итү тәшкил итә. Икенче урында – (1323) сәүдә объектларын мөстәкыйль рәвештә тиешсез урынга урнаштыру. Өченче урында шәһәрне төзекләндерүгә кагылышлы хокук бозулар. Моңа тиешсез урыннарга белдерүләр ябыштыру, газоннарга, балалар һәм спорт мәйданчыкларына машина кую, җир эшләре башкарганда канун бозулар керә.
«9 айда барлыгы 30 млн 27 мең сум штраф салынды. Аның 28 млн 815 мең сумы бюджетка кайтарылган
«Без газоннарны, агач-куакларны юк итүгә, машиналарны тиешсез урыннарга куюга, шәһәрдәге тиешсез урыннардагы чүп-чар, пычракка күз йома алмыйбыз. Канун бозучылар тиешле җәзасын алырга тиеш», – диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев.
Административ хокук бозучыларның 90 процентын хатын-кыз машина йөртүчеләр тәшкил итә. «Хатын-кыз машина йөртүчеләр арасында юл-транспорт һәлакәте ясаучылар бик аз. Ә менә беренче чиратта матурлыкны яратучылар, аны кайгыртырга тиешле гүзәл затлар арасында административ хокук бозучыларның күплеге гаҗәп», – диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 9 октябрь 2023, 08:37



