Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстанда иртәнге сәгать 10да контракт буенча хәрби хезмәткә ярдәм итүгә багышланган «ВСЕ СВОИ» киңкүләмле патриотик акция башлана.

12 сәгатьлек марофон махсус хәрби операциядә катнашучыларны, аларның гаилә әгъзаларын, хәрби комиссариатлардан контракт хезмәтенә җыю пунктлары, социаль хезмәтләр һәм хәйрия оешмалары хезмәткәрләрен, «Ватан сакчылары» фонды, call-үзәк 117 белгечләрен, шулай ук дин әһелләрен һәм хакимият вәкилләрен берләштерәчәк.

Марафонда шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов катнашачак

Марафон көнендә туры эфирда контракт буенча хезмәт һәм махсус хәрби операция, шулай ук геройлар тарихы һәм социаль ярдәм чаралары турындагы сорауларга җаваплар турында барлык актуаль мәгълүмат булачак.

Сишәмбе, 17 октябрь 2023, 10:20