Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда шәһәр Советы комиссиясе утырышы булды. Барлыгы 10 сорау каралды. Шуларның берсе шәһәрдә яңа барлыкка килгән тукталышларга исем бирү белән бәйле. Аларның һәркайсына исем уйлап табылган. Бу хакта башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов сөйләде.

Мәскәү проспекты дәвамында урнашкан яңа тукталыш "62нче комплекс" дип аталачак. "Притяжение" торак комплексындагы туктылыш - "Притяжение", "Озеро" микрорайонына таба төзелүче яңа юлдагы тукталыш - "Озеро тукталышы" дигән исем йөртәчәк. Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев "микрорайон" сүзен дә өстәргә кушты. 

Моннан тыш, Мәләкәс аръягындагы тукталышлар да исемле булачак. В.Фоменко проспектындагы тукталыш  - "22нче комплекс", Фоменко - Авангардная проспектлары киселешендәге -"Казан проспекты", Авангард урамындагысы - "Нур Баян урамы" дип аталачак.

Мәләкәс елгасы күпере астындагы тукталышны "Кызыл Чаллы" ("Красные Челны"), Яшьлек һәм Җиңүнең 40 еллыгы урамы киселешендәге тукталышны "52нче комплекс" дип йөртәчәкләр. 


Чәршәмбе, 18 октябрь 2023, 15:22