Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, шәһәр Хакиме Наил Мәһдиев исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Виктор Иванович Курманаев 95 яшьлек юбилее белән котлау алды. Ветеранны Үзәк районы хакимиятенең халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлеге вәкилләре, шәһәр Советы депутаты Әхәт Гәләутдинов, «Махалля» ИК директоры урынбасары Самат Нуруллин һәм «6 комплекс» ТОС рәисе Наталья Гордиенко котлады. Гаиләдә юбилярга котлау хатлары һәм бүләкләр тапшырдылар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 23 октябрь 2023, 16:32