Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллыдан дүрт мәктәп "Мәктәп бизнесы старты"белем бирү проектының икенче этабына үтте.  Ике ай дәвамында республиканың төрле шәһәрләреннән һәм торак пунктларыннан килгән укучылар махсус программа буенча эшмәкәрлек нигезләрен бушлай өйрәнде. Уку гомуми белем бирү учреждениеләрендә эшлекле уен форматында узды. Балалар эшмәкәр портретын ясады һәм махсус тестлар үтте һәм  үз проектларын тәкъдим итте.

2023 елда мәктәп укучыларының эшмәкәрлек күнекмәләрен һәм компетенциясен үстерүгә юнәлдерелгән проектта республиканың 28 районыннан 11 меңнән артык бала катнашты.

Сишәмбе, 24 октябрь 2023, 15:56