Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында алгарышлы үсеш территорияләрендә эшчәнлек башкару турында килешүләр төзүгә заявкаларны карау буенча комиссия утырышы булды.

Анда «ТехноЛайн» компаниясенең «Вак көнкүреш техникасы һәм пластмасса әйберләр җитештерү» инвестиция проекты каралды. Ул 2018 елдан «Яр Чаллы» АҮТ резиденты булып тора. Проектка капиталь кертемнәр һәм эш урыннар санын арттыру өлешендә үзгәрешләр кертелә. Проектның НДС белән гомуми бәясе 139,03 млн сум тәшкил итте, 130 яңа эш урыны булдыру планлаштырылды.

Чәршәмбе, 1 ноябрь 2023, 15:15