Мы в социальных сетях

Бүген капиталь ремонттан соң Вахитов проспектының тантаналы ачылышы булды. Шәһәр Хакиме Наил Мәһдиев "ПАД" МУП хезмәткәрләренә сыйфатлы эшләре өчен рәхмәт белдерергә килде. Капиталь ремонт кысаларында 2,6 км озынлыктагы юл япмасы яңартылды. Җирле юлларда ремонт үткәрелде. 248 яңа яктырту терәкләре, яңа юл билгеләре һәм  коймалар урнаштырылды.

Вахитов проспектында алты яңа автобус һәм биш трамвай тукталыш павильоны урнаштырылды. 11 трамвай кичүендә ремонт башкарылды.

Намуслы хезмәте һәм Вахитов проспектындагы юлны капиталь ремонтлауда актив катнашуы өчен «ПАД»МУП хезмәткәрләре бүләкләнде.

Чәршәмбе, 1 ноябрь 2023, 17:53