22 ноябрь көнне сәгать 15:00 «Нур» яшьләр үзәгендә татар телендә «Ак каурый» бәйгесе узачак.
Әлеге чарага шәһәрнең югары һәм профессиональ белем бирү оешмаларының 16 яшьтән 25 яшькә кадәрге югары сыйныф укучылары һәм студентлары чакырыла.
Катнашучы үз иҗат иткән яки яраткан авторның шигырен татар телендә сөйли ала.
Бәйге яшь талантлы шагыйрьләрне һәм нәфис сүз осталарын эзләү һәм ачыклау максаты белән уздырыла.
Заявкалар 17 ноябрьгә кадәр түбәндәге электрон почта адресына кабул ителә: mizgel1919@mail.ru.
Оештыручылары – Чаллы шәһәре Башкарма комитетының Яшьләр эшләре идарәсе ярдәмендә «Мизгел» милли мәдәни клубы һәм «Нур» яшьләр үзәге.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 3 ноябрь 2023, 16:42