Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

10-12 ноябрьдә Минск шәһәрендә тхэквондо-ВТФ буенча «Беларусь Республикасының ачык кубогы» халыкара ярышлары узды. Катнашучылар арасында Россиянең һәм Беларусь Республикасының 200дән артык спортчысы, шул исәптән автокаладан да тхэквондистлар бар.

Яр Чаллы педуниверситеты студенты Анна Казарновская Россия җыелма командасы составында чыгыш ясады һәм 53 килограммга кадәрге авырлык категориясендә алтын медаль яулады.

Талантлы чаллылыларны җиңүләре белән котлыйбыз, күп кенә яңа спорт үрләрен яулауны телибез!


Дүшәмбе, 13 ноябрь 2023, 17:00