«Энергетик» мәдәният сараенда Әниләр көненә багышланган тантаналы концерт булды. Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов барлык әниләрне бәйрәм белән тәбрик итте.
«Бу елда «Укытучы һәм остаз» елын билгеләп үтәбез, ә киләсе ел Россиядә
«Гаилә» елы дип игълан ителде. Без киләчәктә яңа мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният һәм спорт учрежденияләр төзелешен дәвам итәчәкбез», - диде Фәрид Салахов. Башкарма комитет җитәкчесе игезәк балалар тудырган биш гаиләгә ана капиталына сертификатлар тапшырды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 24 ноябрь 2023, 17:42