Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

  Башкарма комитет аппараты җитәкчесе Гөлнар Әхмәтова шәһәр Хакиме Наил Мәһдиев катнашында узган аппарат киңәшмәсендә хәбәр иткәнчә, елның 9 ае эчендә шәһәр Хакиме һәм башкарма комитет җитәкчесе адресына гражданнар тарафыннан язма рәвештә һәм шәхси кабул итү барышында килгән 5900 мөрәҗәгать каралды.

Торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре аеруча актуаль булды.

Яр Чаллы шәһәренең Хакиме Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, шәһәр халкының муниципалитет эшчәнлегенә кагылышлы барлык сорауларына да игътибар итәргә кирәк.

«Идарәче компанияләр эше - безнең сорау. Кайбер идарәче компанияләр үз бурычларын үтәми, моны хәл итәргә кирәк. Беркем дә аларга начар эшләргә хокук бирми»,- диде Наил Мәһдиев.


Дүшәмбе, 27 ноябрь 2023, 10:09