Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Акциягә старт Мәскәүдә ВДНХда «Россия» халыкара күргәзмә-форум кысаларында бирелде.

«Безнең гаиләнең  хәтер китаплары» акциясенең мәйданчыгы Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты булды. Акция 10:00 сәгатьтә башланды. Чараны университет ректоры Әлфинур Галиәкбәрова ачты. Ул акциядә катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм үз гаиләсенең герое Галиәкбәров Нурмөхәммәт Галиәкбәр улы турында сөйләде.

Анда 300 дән артык укытучы, студентлар һәм психолог-педагогик сыйныф укучылары катнашты.

Материалларны өйрәнү нигезендә акциянең һәр катнашучысы Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары, шулай ук аларның исемнәре һәм фотосурәтләре булган берәр слайд турында бер минутлык ачык чыгыш әзерләде.

Катнашучылар «Җиңү коралы» хәрби-тарихи күргәзмәсендә булды.

Күргәзмәдә 1943 елгы кыр кораллары күрергә мөмкин иде.

Сишәмбе, 5 декабрь 2023, 15:47