Чаллыда
5800 кешене берләштергән 254 иреклеләр берләшмәсе эшли.

«Җәмгыятьтә волонтёрлар әһәмияте зур», – ди яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Ләйсән Видинеева. Ел башыннан гына алар тарафыннан 1 меңгә якын чара үткәрелде.

«Волонтерлар террриторияләрне чистарталар, хәрбиләргә хатлар язалар, махсус хәрби операциядәгеләргә гуманитар ярдәм җыялар, аларның гаиләләренә, мохтаҗ шәһәрдәшләргә төрлечә ярдәм итәләр», – диде Ләйсән Видинеева.

Аларга шәһәрдә төрле яклап ярдәм
күрсәтеләчәк дип ышандырды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 5 декабрь 2023, 17:31



