Ул 4 яшьлек Дарина Фәрхетдинованың теләген тормышка ашыра. Кечкенә кыз курчак һәм коляска турында хыялланган. «Кызның Яңа ел теләген үтәрбез. Сез бу нинди балалар икәнен бик яхшы беләсез, Яңа ел алдыннан өлкәннәрдән ярдәм бик кирәк»,– диде шәһәр Хакиме.
Балаларның яңа ел теләкләрен шулай ук шәһәр Башкарма комитетының структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм Шәһәр Советы депутатлары да үтәячәк.
Алар «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютта тәрбияләнүчеләрнең теләкләрен чыршыдан алды. Агачта барлыгы 70 шундый шар иде.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 6 декабрь 2023, 11:38