Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллыда «Ел студенты-2023» шәһәр конкурсының заявка бирү кампания тәмамланды. Оештыру комитетына барлыгы 16 номинациядә 104 гариза килде. Сайлап алу турларына конкурсның 12 номинациясендә 97 гариза кертелде.

2023 елда конкурс оештыру комитеты тарафыннан «Ел старостасы» өстәмә номинация кертелде.

12-14 декабрьдә «Нур» яшьләр үзәгендә катнашучылар өчен  турлар уза. Анда һәркем үз-үзен тәкъдим итә ала. «Елның иң иҗади шәхесе» һәм «Елның иҗади коллективы» номинацияләрендә катнашучылар үзләренең номерларын күрсәтә.

Турлар:

12.12.2023 10: 00 сәгатьтә – «Ел журналисты»;

12.12.2023 13: 00 сәгатьтә – «Ел интеллекты»;

12.12.2023 15: 00 сәгатьтә – «Ел спортчысы»;

13.12.2023 13: 00 сәгатьтә – «Елның иң иҗади шәхесе» / «Елның иҗади коллективы» (иҗади үз-үзеңне тәкъдим итү һәм иҗади номер);

14.122.023 сәгать 10: 00 сәгатьтә – «Ел волонтеры», «Ел студентлар проекты»;

14.12.2023 13: 00 сәгатьтә – «Студентлар иҗтимагый оешмасы, тулай торакның ССУ органы»;

14.12.2023 14: 30 сәгатьтә – «Ел старостасы»;

14.12.2023 15: 00 сәгатьтә – «Ел җәмәгатьчесе»;

14.12.2023 16: 30 сәгатьтә – ГРАН - ПРИ «Ел студенты».

Быел «Ел студенты»  номинациясендә стипендия 35 мең сум тәшкил итә, ә «Ел җәмәгатьчесе» һәм «Ел волонтеры» номинацияләрендә - 20 мең сум була.

Чәршәмбе, 6 декабрь 2023, 13:08