Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллыда «Теләкләр чыршысы» дигән хәйрия чарасы үтте. Чыршыга 70 шар эленде. Һәркайсында – «Асылташ» приютында тәрбияләнүче балалар теләкләре. Ел саен аларны шәһәр Советы депутатлары тормышка ашыра. Аеруча ярдәмгә мохтаҗ балаларның теләкләре эленгән хатлы чыршы хакимиятнең холлына урнаштырылган иде.

Наил Мәһдиевка 4 яшьлек Дарина Фәрхетдинова язган хат эләкте.  Кыз Кыш бабайдан курчак һәм яңа коляска сораган.

«Бүләкләрне «Асылташ» үзәгендә тәрбияләнүчеләргә илтеп бирәбез. Яңа ел алдыннан аларның хыялларын тормышка ашырырга без өлкәннәрнең ярдәме аеруча кирәк», – диде ул.

Чәршәмбе, 6 декабрь 2023, 18:19