Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Виктор Поляков урамында төзелгән йортны тантаналы рәвештә кулланылышка тапшырдылар. 170 фатирлы йортта «КамАЗ» эшчеләре яшәячәк. Бүген аларга фатир ачкычларын тапшырдылар. Шәһәрдәшләрне котларга ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов килде. 

«Бүген истәлекле көн. «КамАЗ» хезмәткәрләре беренче йортка күченә. Бу - камазлылар өчен планлаштырылган алты аренда йортының беренчесе. Кадрлар барысын да хәл итә. Белгечләр әзерләү, аларны торак белән тәэмин итү - зур бурычларның берсе. Чаллыда сыйфатлы фатирлар төзи беләләр», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Барлык фатирлар тулысынча ясалган. Сантехника, электр плитәләре, янгын сигнализациясе датчиклары, су, электр энергиясен исәпкә алу счетчиклары - барысы да бар. Мебель, көнкүреш техникаларын һәм интерьер әйберләрен «КамАЗ» заводы сатып алган. Аренда эшчеләргә 1 кв.м. өчен 225 сумга төшәчәк.

«Чаллыга югары квалификацияле белгечләрне җәлеп итү һәм аларны торак белән тәэмин итү бүген төп мәсьәләләрнең берсе булып тора. «КамАЗ» аеруча беренче урында. Без бу юнәлештә тагын бер зур адым ясадык. Заводта эшләүчеләргә арендалы торакны арзан бәягә тәкъдим итәбез. Шулай ук компаниядә торак кредитлары буенча процентларны компенсацияләү программасы да эшләп килә», - диде «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин.

Җомга, 8 декабрь 2023, 13:00